Кышкы чемпионатта кышкы булмаган һәвәслек

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнварда гамәли янгын спорт буенча 29 нчы кышкы республика ярышлары башланды. Катнашыр өчен Әлмәткә республика янгын сүндерү хезмәт бүлекләренең иң яхшы спортчылары килде. Дүрт көн буе Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәннең 120 дән артык янгын сүндерү спортчысы төрле ярышларда үзләренең осталыгын һәм һөнәри белемен күрсәтәчәк. Спорт программасы ике ярышлар төреннән тора: штурм баскычы белән менү һәм йөз метрлык киртәле полосаны кичерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International