Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 2 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 4 янгын.

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  3 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.

12.01.2018 ел 14.20 Яшел Үзән шәһәре, Пасечная урамы, йорт.

Шәхси кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 104 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы ир-ат һәлак булды, 1953 елгы хатын-кыз коткарылды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

12.01.2018 ел 14.22 Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты, 33 нче йорт.

Панель йортның тугызынчы каттагы фатирда ут чыкты. 16 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1950 елгы һәм 1981 елгы ир-атларны коткардылар. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International