Бүген Алабуга районы Покровское торак пунктында Покровское — Кызыл Чишмә маршруты буенча боз кичүе ачылды. Инспекторлар бозны үлчәгән, барлык норматив-хокук документларны һәм коткару чараларының барлыгын тикшергән. Кичү арасы 680 метр, киңлеге 40 метр тәшкил итә. Әлегә боз калынлыгы 25 см тәшкил итә. Кичү буенча 2,5 тоннага кадәр авырлыгы булган транпспорт чараларына йөрү рөхсәт ителгән. Кичү Түбән Кама шәһәренә юлны 90 км кыскарта.