Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне  кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл- транспорт һәлакәтенә – 2 янгын, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.

31.12.2017 ел 02.56 Казан шәһәре, Ваһит районы, Мәҗит Гафури урамы, 2 нче йорт, фатир.

Биш катлы торак йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1958 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

31.12.2017 ел 13.53 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, №10/70 йорт, фатир.  

Тугыз катлы торак йортта җиденче каттагы балконда ут чыкты. 6 кв.м. мәйданында әйберләр һәм тәрәзә рамы янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча, ике хатын – кызны (1956 елгы һәм 1990 елгы) һәм 2015 елгы малайны коткарды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

31.12.2017ел 13.59 Мамадыш МР, Кама елгасы,  Голодный утравы.

Янгын сүдерү сагына ГЛОНАСС-112 системы буенча Голодный утравында Вандовка торак пункт янында палатка эчендә шартлау һәм үлүчеләр турында хәбәр килә. Фаҗига булган урынга коткаручылар килгәч яртылаш янган палатка эчендә ике ир-ат мәетенә тап булалар. Һәлак булучылар ике ир-ат, 1980 елгы һәм 1978 елгы. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International