Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе республика торучыларына Яңа Ел чыршысын урнаштырганда түбәндәге янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк булганны искә төшерә:
- яшел гүзәлне плитәләрдән, мичләрдән, каминнардан, җылыту әсбаплардан һәм әйберләрдән ерак урнаштырыгыз;
- чын шәмнәр һәм янучан бизәкләр белән чыршыны бизәмәгез;
- чыршы янында бенгаль утларны, шартлаткычларны һәм шәмнәрне куллану янгынга китерә алганны истә тотыгыз;
- әгәр чыршы янып китсә, аны идәнгә аударыгыз, юрган яисә калын япма белән каплап, һава килүне туктатыгыз, аннан соң су сибегез.