Хәзер ГТХМ хезмәткәрләре пилотсыз очу аппарат белән ваемсыз балыкчыларны күзәтеп торачаклар.

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Хәзер  ГТХМ хезмәткәрләре пилотсыз очу аппарат белән ваемсыз балыкчыларны күзәтеп торачаклар.

        ГТХМ хезмәткәрләре 35 мобиль патруль төркеме составында  даими рәвештә сулыклар буенча рейдлар үткәрәчәкләр. Закон бозучыларны ачыкларга коткаручыларга пилотсыз очу аппаратлары ярдәм итәчәк.

         Татарстан Республикасының кече үлчәмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итү буенча, республиканың барча сулыкларында гаять катлаулы хәл. Боз бик юка һәм чыдамсыз, әмма, кызганычка каршы, балыкчылар боз өстенә чыгалар һәм баталар. Безнең бурыч- Мишә, Чулман елгалар кушылган урынында боз хәлен тикшерү. Патрулләр һәр көнне үткәрелә.

        Моннан тыш, ГИМС инспекторлары һәм коткаручылар, мәктәпләрдә балалар белән актив эшлиләр. Аларга юка бозга чыгарга куркынычлыгын аңлаталар. Мондый очраклар теркәлгән. Ата-аналарга бу куркыныч вакытта балаларны күзәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International