Мәктәп укучылары янгын сүндерүчеләрдә кунакта

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә Әгерҗе районының Исәнбай авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрыдының аерым постының эшчеләре Ачык ишекләр көнен оештырган. Балаларга аңлаешлы формада янгын сүндерү техникасы, хезмәте һәм янгын сүндерүчеләрнең көнкүреш тормышы турында, утны ничек кулланырга ярамый икәне турында һәм янгын килеп чыкса, нишләргә икәнне турында сөйләделәр. Алга таба балалар гаражга киттеләр. Алара анда янгын сүндерү техникасын һәм кирәк-яракларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International