Республиканың “Патриот” спорт, патриотизм һәм яшьләрне хәрби хезмәткә алу алдыннан өйрәтү үзәгенең бинасында янгын имитациясе авыр тормыш хәлләрендә “Үз-үзеңне саклау инстинкты” адаптация курсларында мәктәп укучыларын өч көн буе өйрәтүнең кульминациясе булды. Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең югары сыйныф укучылары шул үзәктә яшәп исән-сау калу нигезләрен өйрәнә иде. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең психологлары ашыгыч психологик ярдәм буенча лекция-практикум үткәргәннәр. Үзеңә һәм зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә, нинди эшләр кирәк, ә ниндиләре ярамый – моның турында курсларда катнашучылар истероид һәм агрессив реакция, апатия, курку, шомлану һәм күз яшьләре үрнәкләрендә өйрәнделәр.