Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан ГТХМ ветераннарына татар эстрадасы йолдызлары концертын бүләк иттеләр

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Татарстан Республкасымилли артисты, татар эстрада патшасы Зәйнәб Фәрхетдинованың “Бер көн!” юбилей концертына билетларны идарәчелек ветераннарына Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге бүләк иткән. Һәм бу тикмәгә генә түгел. Янгын сүндерү хезмәтенә һәм гражданнар оборонасы системасына үзенең иң яхшы елларын багышлаган өлкән кешеләр арасында татар эстрадасы жанрын яратучысы байтак. Зәйнәб Фәрхетдиновадан башка, концертта татар эстрадасының башка йолдызлары да катнашты. Ярлы өлкән гражданнарга Республика аклау үзәгенә, ял йортларына һәм пансионатларга юлламалар бирелгән. Ветераннарга транспорт сорауларын һәм көнкүреш сорауларын чишүдә ярдәм күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International