Теләче районында уңышлы коткару операциясе

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2017 елда 13 сентябрьдә 11 сәгать 34 минутта югары кан басымы кичерә торган 64 яшьлек ир-ат Олы Мәтәскә т. п. янында Ленин участок урманчылыгының урманында югалганы турында хәбәр килгән. Эзләү урынына Теләче районы буенча ЭЭМ бүлегенең хезмәткәрләре, эзләү-коткару хезмәтенең 4 нче отрядының (Шәмәрдән) коткаручылары, Яшел Үзән урманчылыгының участковый урманчысы, Теләче үзәк район хастаханәсенең табиблар бригадасы чыккан. 13.10 да югалган ир-ат, сирена тавышы җайланмасының сигналларын ишетеп, урманнан машинага чыккан. Медиклар аңа беренче медицина ярдәмен күрсәткәннәр, шуннан соң ир-атны хастаханәгә салганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International