Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 7 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
12.09.2017 ел 00.46 Әлмәт шәһәре, Толстой урамы, 2 нче йорт, фатир.
Ике катлы йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1981 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Әлмәт хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
11.09.2017 ел 18.33 Яшел Үзән шәһәре.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан 1984 елгы, 1976 елгы ир-атларны һәм 1979 елгы хатын - кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96